Экология

Утильләштерү

Калдыкларны утильләштерү – товарлар җитештерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү өчен калдыклар куллану ул. Утильләштерүгә калдыкларны кабат куллану, шул исәптән калдыкларны кабат турыдан-туры билгеләнеше буенча куллану (рециклинг), аларны тиешле әзерлектән соң җитештерү циклына кайтару (регенерация) һәм шулай ук кабат куллану өчен калдыклардагы файдалы компонентларны алу (рекуперация) керә.

Утильләштерүгә мисаллар: пластик шешәләрдән кием җитештерү, файдаланылган ватык пыяла шешәләрдән яңа шешәләр җитештерү (регенерация), покрышка калдыкларыннан автомобиль шиннары җитештерү (рециклинг), покрышка калдыкларыннан алынган корыч тросны бетон плиталарга кушу (рекуперация).