Экология

Икенчел ресурслар

Икенчел ресурслар – турыдан-туры яки өстәмә эшкәртүдән соң кабат файдалану мөмкинлеге булган җитештерү һәм куллану калдыклары. Мәсәлән, пыяла тара, кулланылган кәгазь. Теләге булган һәр кеше икенчел чимал тапшыра ала торган махсус кабул итү пунктлары бар. Калдыкларның һәр төрен эшкәртү өчен ысул һәм җиһаз сайлау күбесенчә икенчел чималдан киләчәктә нәрсә ясалачагына, җыелган чүпнең сыйфаты һәм чистартылу дәрәҗәсенә һәм хәтта аның күләменә бәйле.