Калдыкларны эшкәртү – ул калдыкларны башка әйберләр ясау өчен кулланырга мөмкин булган икенчел чималга яки энергетик ресурсларга әверелдерү. Эшкәртү процессында чималның физик, биологик яки химик халәте үзгәрергә мөмкин. Пластмассаның күп кенә төрләрен, кәгазьне, пыяланы һ.б. эшкәртәләр. Шулай ук икенчел чималны аеру һәм чистарту да эшкәртү булып тора. Кайбер материалларны яңадан эшкәртү файдасыз, чөнки моның өчен артык күп ресурслар сарыф ителә, шуңа күрә андый материаллар юк ителүгә дучар була. Эшкәртү нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килергә мөмкин.