Куркыныч калдыклар – әйләнә-тирә табигый мохит һәм (яки) кеше сәламәтлеге өчен турыдан-туры яки мөмкин булган куркыныч тудыра торган калдыклар. Мәсәлән, батареялар, люминесцент лампалар, терекөмешле градусниклар һ.б. Куркыныч калдыкларны традицион ысуллар белән утильләштерергә, ягъни гади чүп-чар белән полигоннарга чыгарырга яки яндырырга ярамый. Аларны махсус кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк.
Куркыныч калдыкларга түбәндәгеләр керә: шартлый торган, агулы, токсик, радиоактив, тутыктыргыч матдәләр, тиз кабынып китүчән сыеклыклар һәм каты матдәләр; инфекция китереп чыгарырга сәләтле матдәләр.