Экология

Көнкүреш калдыклары

Көнкүреш калдыклары

Көнкүреш калдыклары – кешенең тереклек эшчәнлеге, йорт хайваннары һәм кошлары тоту нәтиҗәсендә барлыкка килгән кулланыш калдыклары, искергән, яраксыз хәлгә килгән йорт кирәк-яраклары, иҗтимагый билгеләнештәге предприятиеләр һәм оешмалар эшчәнлеге калдыклары.

Төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә чүп-чар составы нык аерылырга мөмкин. Ул климат, сезон, торак пунктның төзеклеге, халыкның байлыгы кебек бик күп шартларга бәйле. Цивилизация үскән саен, чүплекләрдә кәгазь һәм пластик күбәя, ә күмер һәм аның яну продуктлары юкка чыга бара.