Экология

Биологик куркыныч калдыклар

Биологик куркыныч калдыклар – ул, азык калдыкларыннан кала, утильләштерергә кирәк булган, кеше яки хайваннарга караган теләсә нинди матдәләр. Бу калдыклар патоген организмнар чыганагы яки таратучысы булырга мөмкин. Аларга тукымалар һәм органнар, кан элементлары, бүлендекләр, бәйләвечләр һәм шуңа охшаш материаллар керә.

Биологик куркыныч калдыкларны яндыралар яки биотермик чокырларга салалар. Яндырган вакытта мичтә бик югары температура (800 °С ка кадәр) саклана, анда куркыныч микроорганизмнар һәлак була, ә калдыклар тулысынча диярлек юкка чыгарыла.

Биотермик чокырларны торак пунктлардан, терлекләрне юл аша чыгару корылмаларыннан һәм су объектларыннан еракта булдыралар. Чокырларның төбе балчык яки бетон белән түшәлә, стеналар су үткәрми торган материал белән каплана. Чокыр биологик куркыныч калдыклар белән тутырыла һәм ябыла. Бер атнадан, органик матдаләрнең табигый таркалуы нәтиҗәсендә, температура 65 °С ка кадәр күтәрелә. 1-1,5 айдан бертөрле компост ясала.

Дөрес утильләштермәгәндә, биологик калдыкларның барлык төрләре дә, һичшиксез, инфекцияләр тараткычка әйләнә.