Экология
Агач калдыклары – ул агачны әзерләү, эшкәртү һәм яңадан эшкәртү вакытында, шулай ук агач эшләнмәләрне файдалану нәтиҗәсендә барлыкка килә торган калдыклар.
Агач әзерләү калдыкларына ылыс, яфраклар, агачланмаган бәбәкләр, ботаклар, кайры керә.
Агач эшкәртү калдыкларына кыртыш, тар такталар, кисентеләр, кыска материаллар, йомычка, пычкы чүбе, технологик йомычка җитештерү калдыклары, агач тузаны, кайры керә.