Экология

Эшкә яраклы калдыклар

Эшкә яраклы калдыклар – ул төрле билгеләнештәге әйберләр җитештергәндә куллану өчен яраклы калдыклар. Мәсәлән, сөт заводларында ак май, сыр, каймак, эремчек җитештергәндә алынган майсызландырылган сөт, эремчек суы эшкә яраклы калдыклар булып тора. Икмәк пешерү предприятиеләрендә эшкә яраклы калдыкларга икмәк кискәндә калган ипи кыерчыклары, яраклы һәм яраксызга аеру вакытында эшләнмәләрне апробацияләүдән калган кисәкләр, анализдан соң лабораториядән кайтарылган әзер продукция калдыклары, мичләрне кабызу һәм туктату, суыту, әйберләрне цех эчендә күчерү һәм урнаштыру вакытында барлыкка килә торган деформацияләнгән эшләнмәләр керә.