Экология

Калдыклар каберлеге

Калдыклар каберлеге – әйләнә-тирә мохитне саклау өчен калдыкларны чикләнмәгән вакытка күмү корылмасы ул. Кагыйдә буларак, куркыныч калдыклар күмелергә тиеш. Калдыклар өчен корылма җирдә яки җир астында, 100 метрга кадәр тирәнлектә урнаштырылырга мөмкин. Каберлекләрне һәрвакыт торак пунктлардан, ял итү урыннарыннан, ачык сулыклардан еракта төзиләр.