Экология

Калдыкларны күмү

Калдыкларны күмү – алга таба зарарсызландырырга яки кулланылырга тиеш булмаган калдыкларны изоляцияләү. Аларны, алып булмаслык итеп, махсус саклагычларга урнаштыралар. Бу зарарлы матдәләрнең әйләнә-тирә табигый мохиткә эләгүен булдырмау өчен эшләнә. Составына утильләштерелергә тиешле файдалы компонентлар кергән калдыкларны күмү тыела. Мәсәлән, металл ватыклары, кара һәм төсле металл калдыклары, кулланылу үзлекләрен югалткан оптик һәм компьютер җиһазлары һ.б.