Экология

Полигон

Полигон – предприятиеләрнең, төрле оешма һәм учреждениеләрнең агулы һәм агулы булмаган калдыкларын бер үзәккә туплап җыю, зарарсызландыру, саклау, каты көнкүреш калдыкларын күмү өчен каралган табигатьне саклау корылмасы. Полигон атмосфераны, туфракны, җир өсте һәм грунт суларын пычранудан саклауны тәэмин итә, авыру тудыручы микроорганизмнар таралуга комачаулый һ.б.

Полигон территориясендә күмү өчен котлован, хуҗалык корылмалары, чүп массаларын транспортлау һәм тыгызлау техникасы, һәм метанны тотып алу һәм эшкәртү өчен инфраструктура урнаштырылган.