Калдыклар – билгеле бер эшчәнлек процессында яки ул тәмамланганнан соң барлыкка килә торган продукт калдыклары. Россиядә Калдыкларның федераль классификация каталогы бар, анда һәр төр калдыкларга идентификацион код бирелә.
Калдыклар килеп чыгышлары (сәнәгать, коммуналь-көнкүреш калдыклары, хәрби калдыклар), составлары (биологик, техноген калдыклар), агрегат халәтләре (каты, сыек, газсыман), куркынычлык класслары (кеше һәм/яки әйләнә-тирә мохит өчен) буенча бүленә.
Калдыкларның куркынычлыгы аларның физик-химик үзлекләре, аларны әйләнә-тирә мохиттә саклау һәм урнаштыру шартлары буенча билгеләнә.
Утильләштерелми торган калдыклардан тыш, барлык калдыклар да эшкәртелергә тиеш.