Табигать белеме

Чишмә

Чишмә

Чишмә – Чулман елгасының сул кушылдыгы, Самара өлкәсе һәм Татарстан территориясе буенча ага.

Чишмәнең озынлыгы – 234,1 км, иң зур өлеше (206,6) Татарстан территориясенә туры килә. Елга Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Яңа Чишмә, Түбән Кама һәм Чистай районнары аркылы үтә.

Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң, Камага коя торган урыны үзгәргән. Элегрәк бу елгалар Түбән Кама районының Иске Чишмә авылыннан төньяк-көнбатыштарак кушылганнар. Хәзер инде Чишмәнең түбән агымы сусаклагыч йогынтысы астында, шул сәбәпле Чишмә култыгына коя.

Елга башы Самара өлкәсендә – 260 м, ә тамагы – 53 м биеклектә.

Елга башка елгаларның үзәннәре, ерым һәм сызалар белән кисешкән калкулыклы тигезлек аша юл ала. Чишмә бассейнында 24% территория урманнардан тора. Үзәнлек үзе 3–4 км киңлектә.

Үзәнлекнең уң сөзәклеге 20–25 м га күтәрелә, урыны-урыны белән бик текә. Аннан аермалы буларак, сул ягы – җирлекнең рельефына салмак кына күчә торган сөзәклек.

Елганың шактый озынлыгында тугай ике яклы. Киңлеге югары агымында 100–300 м, түбән агымында 2 км га кадәр. Елга юлы бормалы, тармакланмаган, тирән һәм сай урыннарның тигезсез чиратлашуы күзәтелә.

Чишмәнең тирәнлеге 2–3 м дан 0,5–0,9 м га кадәр. Агым тизлеге 0,8 м/с тан артмый.

Ярлары текә, урыны-урыны белән вак куаклыклар үсә.

Чишмәнең 66 кушылдыгы бар. Аларның озынлыгы 0,4 тән 110 км га кадәр. Иң зурлары: Урдала (11,4 км), Урдала (12,7 км), Урман Чишмәсе (51,1 км), Каратай (11,4 км), Куак (30,7 км), Вәткә (17,3 км), Чумач (12,5 км), Баграж (10 км), Шөгерчә (13,8 км), Кичү (110 км) – уң; Олы Кәминкә (17,4 км), Чөкәнеш (29,7 км), Чаллы (21,6 км), Талкыш (49 км) – сул кушылдыклар. 20 гасырда активлашкан эрозия процесслары нәтиҗәсендә, кушылдыкларның саны (74 тән) кимегән.

1934 елдан бирле елга өзлексез күзәтү астында. Туенуы катнаш, өчтән ике өлешен кар сулары тәшкил итә һәм су басу даими булып тора. Язгы ташу март ахырында башлана һәм ай буена сузыла. Шулай ук җәй көне суның үз урынына утыруы хас. Чишмә елгасында боз ноябрь уртасында барлыкка килә, 120–150 көн саклана. Боз катламының калынлыгы – 110 см. Су асты сулары бәреп чыккан урында җылулар барлыкка килә.

Елга бассейнында бик күп чишмәләр табылган.

Язын су каты яки чагыштырмача каты, җәен һәм кышын бик каты. Минеральләшү яз көне аз, җәен һәм кышын уртача.

Чишмә бассейнында 1910–1913 елгы Чыршы һәм карагай урман культуралары, асфальтит чыгышы, Чыршылы сөркә (байбак) колониясе, Үргәнеч ботаника тыюлыгы, Коржинский сөзәклекләре табигать тыюлыгы кебек табигать истәлекләре бар.

1978 елдан елга табигать истәлеге дип танылган.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/sheshma