Табигать белеме

Вятка

Вятка

Вятка – Каманың уң кушылдыгы. Елга Татарстан, Киров өлкәсе һәм Удмуртия территориясе буйлап ага.

Елганың башы Югары Кама калкулыгында, Удмурт Республикасының төньягында урнашкан. Вятканың түбән агымы – Татарстанда, биредә Куйбышев сусаклагычының йогынтысы зур.

Вятка – урман зонасындагы тигезлекле елганың гадәти мисалы. Киң үсеш алган тугай, 500 м га кадәр киңлектәге бормалы елга юлы хас, сай урыннарда тирәнлеге зур түгел (1,5–2 м), плёсларда, киресенчә, – 10 м га кадәр.

Татарстан территориясендәге иң эре кушылдыклары (алар барлыгы 23) – Шушма, Бора, Оштырма, Шыя (уң), Лубян, Үмәк, Әнҗерә (сул).

Елганы беренче күзәтүләр 1881 елга карый.

Елга нигездә кар сулары исәбенә туена (агымның 60–70%). Вятка боздан апрельнең 20 ләрендә арчыла башлый, шул ук вакытта ташу башлана. Май урталарында суның иң югары күтәрелеше була. Җәйге саегу июньнең икенче яртысында хас һәм көчле яңгырлар белән бүленеп тора. Суның уртача биеклеге 9 м тирәсендә тирбәлә.

Елга боз белән ноябрь башында каплана, боз кату апрельнең 20 ләренә кадәр дәвам итә (170 көнгә якын). Бозның калынлыгы кайвакыт 1 м га җитә. Боз китү 1 атнадан 3 атнага кадәр дәвам итә. Елның җылы вакытында су 24 градуска кадәр җылына.

Вятка бик күп күләмдә йөзмә матдәләр алып бара. Ел дәвамында сулар елга тамагына китерә торган масса – 3 млн т га якын.

Су аз минеральләшкән. Әмма бер ел эчендә елга Камага 4,3 млн т дан артык төрле матдәләр – гидрокарбонат ионнар, кальций һәм магний ионнары һ.б. кертә.

Вятка – Татарстанның иң чиста елгасы. Шуңа күрә биредә балыкларның күп төрле токымнары яши: корбан балык, судак, чуртан, кәлчәк, чабак, алабуга.

Язын елга сал агызу өчен җитәрлек мул сулыга әйләнә.

Шулай ук Вяткадан Киров һәм Кирс шәһәрләренә кадәр суднолар йөри, әмма даими рәвештә су төбен тирәнәйтү буенча эшләр башкару таләп ителә.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/vyatka-1

https://bigenc.ru/geography/text/2381073