Табигать белеме

Казансу

Казансу

Казансу – Көнбатыш Кама алдында ага торган елга, Иделгә коя (сул кушылдыгы).

Казансу елгасының башы Арча районында, Бимәр авылыннан ерак түгел урнашкан. Аннары Биектау районы буенча ага,юлын Казанда тәмамлый. Елганың озынлыгы 140 км. Елга башы 160 м биеклектә, Иделгә кою урыны 53 м биеклектә урнашкан. Куйбышев сусаклагычы белән күрше булганлыктан, түбән агымында грунт сулары биеклегенең артуы күзәтелә. Казан эчендә елга җәелеп, киң суднолар йөри торган култык хасил итә.

ХХ гасыр уртасында, сусаклагычлар һәм саклау дамбалары булдырылу сәбәпле, Татарстан эчендә Казансуның тышкы күренеше үзгәрә. Элек елга көнчыгыш, төньяк һәм көнбатыштан Елантау тавын урап узган, ә Игумный посёлогы белән Бишбалта бистәсе арасында Иделгә койган. Тамагында пароход пристаньнары урнашкан була. Киров транспорт дамбасы төзелгәннән соң, елга юлы ясалма рәвештә күчерелә, дамба астыннан үтә башлый.

Казансу зур булмаган биеклек үзгәрешләре булган асимметрик тигезлек буйлап ага. Аны күпсанлы кушылдыклар туендыра. Өслеге көньяк-көнбатышка таба авыш. Елгага барлык җир өсте һәм грунт сулары агып төшә торган территориянең киңлеге 17–18 км. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендә Вятка увалының тау тармаклары урнашкан. Тирә-якта туфрак эрозиясе күзәтелә: ерым һәм сызалар күп. Карст процессларының ярыклар, упкыннар, бүрәнкәләр кебек нәтиҗәләре күренә. Зәңгәр күлләр барлыкка килү дә карст күренеше белән бәйле.

Урман елга ага торган үзән территориясенең 15% ын алып тора. Уң сөзәклеге Щербаково авылына кадәр текә, сулы Олы Дербышки авылыннан түбәндәрәк текә.

Тугае (елганың елга юлыннан югарырак урнашкан һәм ташу вакытында су астында кала торган өлеше) ике яклы, киңлеге – 1 км. Казанда сусаклагыч сулары астында калган. Урынның рельефында тугай өсте террасасы (сөзәклекләрдәге киртләчләр) бар.

Казансу елгасының юлы бормалы, киңлеге югары агымында – 1,8 м дан 2,5 м га кадәр, түбәнге агымында – 30–40 м га кадәр. Шулай ук 2–3 км озынлыктагы борылмалар да очрый. Урта агымда ярлар түбән агымдагыга караганда биегрәк һәм текәрәк, аларның биеклеге кайчак 5 м га җитә. Җәен һәм кышын елганың тизлеге азрак – 0,1–0,3 м/c, ташу вакытында 0,7–0,8 м/c ка кадәр арта.

Казансуның 41 кушылдыгы билгеле. Иң зурлары: Ия (21,9 км), Бирәзә (19,2 км), Аты (20,1 км), Кызылсу (25,7 км), Шәмәк (27,6 км), Сола (27,3 км), Солонка (25,8 км), Коры Елга (20 км) – уң; Кесмәс (35 км), Киндерле (26 км), Нокса (42 км) – сул.

Елганың туенуы катнаш, җәен нигездә грунт сулары белән тулылана. Елганың үзенчәлекләре 1–5 елдан алып 27 елга кадәр күзәтүләр периоды белән 11 участокта өйрәнелә. 1934 елдан алып күзәтүләр Арча янында алып барыла. Үзенчәлекләре арасыннан түбәндәгеләр билгеләп үтелә: су биеклеге шактый күтәрелә торган язгы ташу һәм озакка бара торган саегу (җәйге һәм кышкы). Казансу елгасында су биеклегенең максималь тирбәнеше – 7,2 м. Ташу гадәттә апрель буе дәвам итә. Кайчак сроклар 15–20 көнгә күчәргә мөмкин.

Боз Казансуны ноябрьнең беренче ункөнлеге азагында каплый һәм кыш ахырына 56 см га, кайбер урыннарда 78 см га кадәр җитә. Бозның теркәлгән максималь калынлыгы – 165 см. Әмма кыш җылы булганда, боз бөтенләй барлыкка килмәскә яки тотрыксыз булырга мөмкин. Бу җир асты суларының күплегенә һәм агымның көчле булуына бәйле.

Су минеральләшкән, язын чагыштырмача каты, кышын һәм җәен бик каты.

1978 елда Казансу табигать истәлеге дип таныла.

Казансу Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы, «Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгы пейзажлары арасыннан ага һәм шулай ук юлында Курса соры челән колониясе, Эстачи (Остачы) сөзәклеге, Семиозёрка урманы, Карьер чокыры, Терлек таулары кебек табигать истәлекләрен очрата.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/kazanka

http://komanda-k.ru/Татарстан/река-казанка-казань