Табигать белеме

Идел елгасы

Идел елгасы

Идел – дөньяда океанга коймаучы иң зур елга. Башка исемнәре – Ра, Итил.

XX гасыр уртасында Иделдә ГЭСлар һәм сусаклагычлар каскады төзелә, бу аның озынлыгын 3690 км дан 3530 км га кадәр үзгәртә. Татарстан территориясе буйлап Идел 180 км га сузылган. Су бассейнының мәйданы – 1360 мең км2, республика чикләрендә (Кама елгасы бассейныннан тыш) – 30 мең км2.

Елганың башы Валдай калкулыгында, диңгез өсте тигезлегеннән 228 м биеклектә урнашкан. Елга 28 м биеклектә Каспий диңгезенә коя.

Иделдәге тугыз сусаклагычның иң зурысы – Куйбышев сусаклагычы (1955–1957 елларда төзелгән). Елганың хәзерге кыяфәте, киң су киңлекләре аның асылын чагылдыра: Идел агымлы күлләр системасына әйләнгән.

Идел континентның читеннән үзәгенә таба ага, бу мондый зур елгалар өчен хас түгел. Казанга кадәр елга киңлек юнәлешендә, түбәндәрәк меридиан юнәлешендә ага.

Елганың тамак өлешендәге дельтасы 12 мең км2 га якын мәйданны алып тора. Аңа шулай ук 500 кушылдык һәм тармак керә.

Иделнең бассейнына 151 мең елга һәм инеш керә. Аларның гомуми озынлыгы 574 мең км ны тәшкил итә. Бассейн төньяктан көньякка – 1910 км га һәм көнбатыштан көнчыгышка 1805 км га сузылган.

Елганың үзәне һич тә симметрик түгел. Уңъяк битләве төп токымнардан (калган рельефка караганда күпкә борынгырак) тора, биек, текә. Сулъяк битләве сөзәгрәк, рельефы элекке тугайларның калдыкларыннан (террасалардан) формалашкан.

Идел 1876 елдан җентекләп өйрәнелә. Татарстан территориясендә тикшеренү пунктлары, мәсәлән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Карамалы Тауда һ.б. урыннарда урнашкан була.

Шартлы рәвештә Иделне өч өлешкә бүлергә мөмкин:

- югары Идел: башыннан Ока елгасы тамагына кадәр;

Елга ярлары буйлап урман урнашкан, территория яхшы дымланган. Агым тиз, тизлеге арта бара торган.

- урта Идел: Ока елгасыннан Жигули тауларына кадәр;

Югары өлешкә караганда күпсулырак. Бассейнга бөтен Татарстан Республикасы керә.

- түбән Идел: Жигули тауларыннан елга тамагына кадәр.

Урман һәм урман-дала зоналарында ага. Су күләменең артуы зур түгел.

Кама – Иделнең иң зур кушылдыгы. Аның уртача еллык су чыгымы Идел чыгымыннан артып китә, шуңа күрә Иделне Каманың кушылдыгы дип атау дөресрәк булыр иде. Шуңа да карамастан, тарихи традиция саклана.

Татарстанда Идел үз эченә Зөя, Казансу һәм башка елгаларның суын ала. Елгага катнаш туену хас булса да, кар сулары аеруча зур әһәмияткә ия (50–60%). Грунт сулары белән туену уртача 30% ны, яңгыр суларыбелән туену 10% ны алып тора.

ХХ гасыр уртасына кадәр Идел язын ташый торган була, көзен – ташкыннар, җәен һәм кышын саегу күзәтелә. Су биеклегенең үзгәрүе югары агымда – 4 м дан 8 м га кадәр, урта агымда – 10–11 м (иң күбе 17 м), түбән агымда 3–5 м ны тәшкил итәргә мөмкин була. Шулай ук агымның тизлеге дә үзгәрә торган була: саегу вакытында – 0,8 м/с тан 1,2 м/с ка кадәр, ташу вакытында – 2,5 м/с ка кадәр. Хәзерге вакытта су биеклегенең тирбәнеше – 6 м дан, агымның тизлеге 0,2 м/с тан артмый.

Сусаклагычлар төзү шулай ук боз катуга да тәэсир итә. Боз ноябрь ахырында ката башлый һәм елганы уртача 10 көндә каплый торган була. Хәзер боз кату 3–5 көнгә иртәрәк башлана, өстәвенә ул озаграк дәвам итә: 120–140 көн түгел, ә 150 көнгә якын. Боз катламының калынлыгы 60–80 см га арта. Җәйге су температурасы да арта: июльдә – 24 °С ка кадәр.

Элек Идел Каспий диңгезенә 26 млн т йөзмә һәм 45 млн т га якын эрегән матдәләр алып килә торган була. Агымны көйләгәннән соң, бу күрсәткечләр үзгәрә. Йөзмә материаллар массасы 8 млн т га кадәр кими, ә эрегән матдәләрнеке 65–70 млн т га кадәр арта. Су үтә күренмәлерәккә әйләнә. Суның минеральләшүе зәгыйфь.

Иделнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы гаять бай. Анда үсемлекләрнең 1360 төре һәм хайваннарның 2288 төре исәпләнә. Балык токымнарының күптөрлелеге сусаклагычлар төзелгәннән соң арта, әмма шул ук вакытта кыйммәтле балыкның күп өлеше, Волгоград янындагы Идел ГЭСы плотинасында тоткарланып, Татарстан сулыкларына күтәрелүдән туктый. Нигездә республикада корбан балык, судак, чабак, чуртан, густера тотыла.

Җәен суның «чәчәк атуы» (фитопланктонның актив үсеше) күзәтелә. Тугайларны һәм аучылык җирләрен су басу елганы көйләүнең икенче бер тискәре нәтиҗәсе булып тора. Ярларга ишелү хас, яр буен су басарга мөмкин – болар барысы да торак пунктларны һәм транспорт магистральләрен инженер саклауны таләп итә. Тулаем алганда, елга бөтенләй яңа экосистемага әйләнә.

Иделдә сусаклагычлар һәм башка корылмалар төзү яр буе территорияләрен су басу куркынычын бетерә. Элек су басулар шактый зыян сала торган була. Шулай ук суднолар йөзү актив рәвештә үсә, сал агызу шартлары яхшыра. Күпчелек эре шәһәрләрнең хуҗалык-көнкүреш, коммуналь һәм сәнәгый су белән тәэмин ителеше үсеш ала. Яр буе зонасында ял өчен күбрәк урыннар барлыкка килә. Сөрүле җирләрне сугару җиңеләя.

Идел-Кама саклаулыгының Саралан участогы, Лобач тавы, Тәмте кылган даласы, «Дачный» урман массивы, Тархан имәнлекләре, Печище геологик киселеше һ.б. Иделдәге табигатьне саклау зоналарының кечкенә өлеше генә.

Идел элек-электән кеше тормышында мөһим роль уйный. Хәзерге вакытта елга бассейнында уртача 60 млн кеше яши. Агым буенча 9 өлкә үзәге һәм ике республиканың башкалалары урнашкан. Бөтен Татарстан халкының өчтән бере Идел буенда яши. Елга – борынгы һәм иң мөһим транспорт артериясе. Мәсәлән, Казанның үз елга порты бар.

Борынгы дәүләтләрнең тарихы да Идел белән бәйле. Аның ярларындашәһәрләр (Итил, Болгар, Сарай әл-Мәхрусә, Сарай әл-Җәдид, Үкәк, Казан һ.б.) төзелә, дәүләтләр (Хәзәр каганлыгы, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан һәм Әстерхан ханлыклары) оеша.

Бөек елга барлык Идел буе халыкларының мәдәниятләрендә – риваять, легенда, җырларда, сынлы сәнгатьтә мәңгеләштерелә. Атаклы авторлар – Н. А. Некрасов, И. Е. Репин, И. И. Левитан, А. М. Горький, Н. Д. Кузнецов, А. С. Ключарёв, Б. И. Урманче, М. Г. Усманов аңа үзләренең әсәрләрен багышлый.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/volga