Табигать белеме

Сөн

Сөн

Сөн – Көнчыгыш Кама аръягында, Агыйдел елгасының (Кама елгасы бассейны) сул кушылдыгы. 1978 елдан – табигать истәлеге.

Тикшеренүчеләр елга уйсун яки сөн (хун) кебек борынгы кабиләләр исемнәренә бәйле рәвештә шулай аталган дип фаразлыйлар. Шулай ук «елга» мәгънәсен аңлаткан шем сүзе яки удмурт һәм манси диалектларының елганың тулы, бай булуы мәгънәсен белдергән сүзләре белән дә бәйле булырга мөмкин.

Елга 196,6 км озынлыкка сузылган, бассейнының мәйданы 4500 км2. Сөннең түбән агымы (67,2 км) гына Татарстанның Актаныш районына туры килә, калган өлеше – Башкортстанда. Тамагы 220 м биеклектә, озынлыгы – 62 м.

Нигездә, Сөннең су җыелу мәйданы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы территориясендә урнашкан. Елга бассейннарын бүлеп торучы шартлы сызык 267 м биеклектә.

Урманнар бик аз санда гына үсә. Имән, каен, усак агачлары очрый.

Елга үзәнлеге дөрес формада түгел, түбән агымында 4–5 км га кадәр, террасалардан тора. Уңъяк сөзәклеге текә, сул ягы – авышрак, салмак кына җирлекнең рельефына күчә. Тугае ике яклы, киң, күп кенә урыннарда таллар һәм төрле үләннәр үскән.

Елга юлы бормалы, тармакланмаган, 30–40 м киңлектә. Тирәнлеге 0,5–0,7 м дан 2 м га кадәр. Агым тизлеге 0,7 м/с ка кадәр.

Сөннең 67 кушылдыгы бар, иң зурлары Татарстан территориясендә урнашкан: Калмыя (37,2 км), Сикия (27,3 км), Терпеле (23,8 км), Биҗады (22,5 км). Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә.

Елганы өйрәнү 1941 елдан алып барыла. Еллык агым күләме, шулай ук елга режимы билгеләнгән. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана һәм 40 көн дәвам итә. Су биеклегенең ел дәвамында теркәлгән максималь тирбәнеше – 7,2 м. 12 көнгә сузылган язгы ташулар була. Ноябрь башында Сөн боз белән каплана. Боз катуның уртача дәвамлылыгы – 155 көн. Бозның максималь калынлыгы – 97 см (1969 ел).

Су язын каты, кышын һәм җәен бик каты. Минеральләшүе уртача.

Суның агымы биш буа белән көйләнә.

Сөн елгасы тирәсендә Кызыл китапка кертелгән кошлар оя кора: зур күлбога, кече күлбога, соры торна, су тавыгы, үлән шөлдие, зур шөлди, соры сорокопут.


Чыганаклар:

https://www.elibrary.ru/download/elibrary_16461502_47894265.pdf

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/syun