Табигать белеме

Кече Чирмешән

Кече Чирмешән

Кече Чирмешән – Олы Чирмешән елгасының уңъяк кушылдыгы, табигать истәлеге. Татарстан һәм Ульян өлкәсе территориясе буйлап ага.

Елганың гомуми озынлыгы – 188,1 км, республика чикләрендә – 159, 2 км. Аңа 3,2 мең км2 территориядән су килә. Кече Чирмешән калкулыклары 180 м дан да артмаган тигезлекле урын буйлап ага. Үзәне кушылдыклар белән аз бизәлгән, сыза һәм чокырлар очрый. Түбән агымында катнаш урманнар үсә (территориянең 30–40% ы) һәм авыл хуҗалыгы җирләре, болыннар урнашкан. Елганың битләүләре сөзәк. 2–4 км киңлектәге үзән әкрен генә чиктәш җирлеккә күчә.

Елга тугайлыгы, явым-төшем яки кар сулары күп булганда, су астында кала. Елга тамагына якынрак урыннарда еш кына уйсулыклар, сазланган урыннар, ерганаклар һәм күлләр очрый.

Кече Чирмешән елгасының юлы борма, су баса торган тармаклары юк. Кайбер урыннарында ярлары текә, плёсларда тирәнлеге 4 м га кадәр җитәргә мөмкин.

Елганың 29 кушылдыгы бар, әмма ул аз сулы. Агымны көйләү өчен 15 буа корылган. Кече Чирмешәннең туенуы катнаш, әмма нигездә кар сулары белән туена.

1940 елдан фәнни күзәтүләр алып барыла. Елга өчен ташу һәм дәвамлы саегу хас булу билгеләнгән. Кайчакта Кече Чирмешән югары агымында кибеп, кушылдыклары һәм җир асты сулары ярдәмендә агымын түбәндәрәк дәвам итә. Шулай ук түбән агымында елга плёсларга һәм сай урыннарга бүленә. Кышкы вакытта 143 көнгә боз белән каплана. Аның максималь калынлыгы – 55 см.

Су язын уртача каты, саегу вакытында бик каты. Үз-үзен чистартуы актив бара.

Кече Чирмешән авыл хуҗалыгында зур роль уйный. Елганың суларын сугару һәм терлекчелек фермалары өчен кулланалар. Яр буйларында очрый торган балчык кирпеч заводлары тарафыннан эшкәртелә.


Чыганак:

http://oopt.aari.ru/oopt/Река-Малый-Черемшан