Табигать белеме

Олы Сөлчә

Олы Сөлчә

Олы Сөлчә – Көнбатыш Кама аръягындагы елга, 1978 елдан табигать истәлеге.

Елганың озынлыгы – 117,2 км. Су өслегенең мәйданы – 1864 км2. Олы Сөлчәнең башы Әмир авылы янында (Чирмешән районы) урнашкан, аннары елга Аксубай районы буенча ага. Елганың тамагы Нурлат районында , Салдакай авылыннан төньяк-көнбатыштарак урын алган. Елга башы диңгез өсте тигезлегеннән – 180 м, тамагы 69 м биеклектә урнашкан.

Олы Сөлчә үз эченә кечерәк елгаларның суларын ала, аның 34 кушылдыгы бар. Аларның иң зурлары – Сөлчә, Кече Сөлчә, Сәләнгеш, Зирекле.

Елганың үзәне ассимметрияле: уң ярлары, биегрәк, текәрәк, ә сул ярлары сөзәк. Тамак өлешендә үзәннең киңлеге 2 километрдан 3 километрга кадәр. Плёсларда тирәнлек – 1–1,5 м, перекатларда – 0,3–0,7 м. Агымның тизлеге 1 м/с тан да артмый.

Елга 1934–1964 елларда актив рәвештә өйрәнелә.

Олы Сөлчә грунт һәм кар сулары белән туена. Язын аңа ташу хас: март ахырында башлана һәм бер ай чамасы дәвам итә. Су биеклегенең теркәлгән уртача еллык тирбәнеше – 6 метрга кадәр. Елга боз белән ноябрь башында каплана. Кыш азагына елга 76 см га туңа.

Суы бик каты, нык минеральләшкән.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/bolshaya-sulcha