Табигать белеме

Үләмә

Үләмә

Үләмә – Идел алды елгасы, Зөянең уң як кушылдыгы. 1978 елдан елга Татарстан Республикасының табигать истәлеге.

Елганың озынлыгы – 72 км, Идел буе калкулыгы буйлап ага. Үләмә үзенең башлангычын Тәтеш районының Кызыл Ишегалды (ташландык авыл) авылының төньяк-көнбатышыннан ала. Зөя елгасына Апас районы Шонгат авылының төньягыннан коя. Елга башы 170 м биеклектә, тамагы – 57 м.

Елганың су ала торган территориясе чокырлар, үзәннәр белән кискәләнгән. Урман җирлекнең 10% ын алып тора. Үләмә үзәнлегенең формасы асимметрик: уң яктагы кыялар, сул яктагыга караганда, күпкә биегрәк, текәрәк. Елга, култыклар барлыкка китермичә генә, бормаланып ага. Елганың киңлеге – 7–8 м.

29 кушылдыкның бишесен зур дип әйтеп була. Кече Үләмә (17,7 км), Шонгаты (9,4 км) – уң кушылдыклар; Табар (22,6 км), Тормы (19,8 км), Бисәр (9,5 км) – сул кушылдыклар

Елгага катнаш туену хас, нигездә, эрегән сулар исәбенә тулылана.

Үләмә елгасында су басу югары, суның кабат үз урынына кайтуы түбән дәрәҗәдә һәм озакка сузыла. Елганы өйрәнү 1945 елда башкарыла. Су басу март ахырында башлана. Елга ноябрь башыннан боз белән каплана. Боз катламы 70 см га кадәр җитә.

Су язын, кышын һәм җәен чагыштырмача каты. Минеральләшү яз көне аз, кышын һәм җәен уртача.

Үләмә үзәнлегендә Гран-тау (ландшафтлы табигать истәлеге) урнашкан.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/ulema