Табигать белеме

Минзәлә

Минзәлә

Минзәлә – Түбән Кама сусаклагычына коя торган елга, кайчандыр Ык елгасының кушылдыгы була.

Елга башы Иске Минзәләбаш авылыннан (Сарман районы) 3 км ераклыкта урнашкан.

Озынлыгы – 123 км. Минзәләгә су килә торган өслекнең мәйданы – 2,1 мең км2. Елга ага торган тигезлек Кама үзәненә таба авышкан. Минзәләдән көньяккарак территориядә 200 м га кадәр биеклектәге калкулыклар урнашкан.

Минзәлә елгасының үзәне асимметрик, анда еш кына чокырлар һәм сызалар (карст процесслары нәтиҗәсе) очрый. Елга башына якынрак территориянең 10% ы урманнар белән капланган. Агым буенча түбәндәрәк елга юлы киңәя, нык бормалыга әйләнә. Киң тугайда Минзәләнең элекеге агымы урынында барлыкка килгән күпсанлы күлләр урнашкан. Урынның бер өлеше сазланган.

Минзәләнең сул һәм уң ягында кушылдыклары бик күп, алар барлыгы 34 исәпләнә. Шуңа да карамастан, елга аз сулы. Аның агымын 18 махсус булдырылган буа көйли. Елганың сулары нигездә кар сулары белән туена, әмма гомумән алганда туенуы катнаш төргә карый.

Агымның үз-үзен тотышын өйрәнү дүрт участокта алып барыла (аларның кайберләрендә тикшеренүләрнең озынлыгы 39 ел). Елгага биек ташу һәм дәвамлы саегу хас булуы билгеләнгән. Язгы ташу бер айдан кимрәк дәвам итә. Ноябрьдә башлана торган боз кату 155 көн дәвам итә. Бозның калынлыгы кайчак 75 см га җитә.

Суы язын салкын, саегу вакытында бик каты. Шулай ук саегу вакытында минеральләшү арта.

Елганың үзеннән-үзе чистаруы начар дәрәҗәдә.

Минзәлә үзе аккан җирлек халкы өчен мөһим роль уйный. Аның сулары торак пунктларны су белән тәэмин итү, сугару өчен, авыл хуҗалыгында һәм терелекчелек ихтыяҗлары өчен кулланыла. Кызганычка каршы, елга Сарман предприятиеләренең коммуналь һәм җитештерү калдыклары белән пычрана.


Чыганак:

http://oopt.aari.ru/oopt/Река-Мензеля