Табигать белеме

Мишә

Мишә

Мишә – Көнбатыш Кама алдында урнашкан елга, Кама елгасының уңъяк кушылдыгы. 1978 елдан табигать истәлеге.

Елга башы Кукмара районында, Ятмас-Дусай авылыннан ерак түгел урманда урнашкан. Алга таба елга Саба, Теләче һәм Питрәч районнары чикләрен кисеп үтеп, юлын Лаеш районында тәмамлый. Елга башы диңгез өсте тигезлегеннән 160 м биеклектә, тамагы – 53 м биеклектә урнашкан.

Мишәнең түбән агымы Куйбышев сусаклагычы сулары астында кала. Ул булдырылганчы елга тамагы Ташкирмән һәм Макаровка авылларыннан ерак түгел урнашкан була. Су астында калганнан соң бу урын суднолар йөрерлек Мишә култыгы хасил итә.

Елга кушылдыкларының үзәннәре дә кушылган калкулыклы тигезлек буйлап ага. Җирлектә сызалар һәм чокырлар күп. Тигезлек караңгы ылыслы-киң яфраклы һәм киң яфраклы урманнар, шулай ук болыннар белән капланган. Урман тигезлекнең 17% ын алып тора. Мишәнең үзәне түбән агымында 4–5 км га кадәр җәелә, югары агымында 30 м дан да артмый. Елганың тугае киң, түбән агымында елга юлы үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күлләр урнашкан.

Елга юлы бормалы. Кайбер урыннарда барлыкка килгән утрауларны (озынлыгы – 15–65 м, киңлеге – 20 м га кадәр, биеклеге – 3 м га кадәр) урап уза торган тармакларга аерыла. Утрауларда куакчыл үсемлекләр һәм болыннар өстенлек итә. Мишәнең урта һәм түбән агымнарында плёслар очрый. Аларның озынлыгы 0,2 км дан 3 км га кадәр, киңлеге – 15–40 м, тирәнлеге 5 м га җитәргә мөмкин. Биредә агымның тизлеге зур түгел: 0,1–0,2 м/с. Елганың кайбер урыннарында агым сайлыклар (киңлеге – 10 м га кадәр, тирәнлеге 0,2–0,6 м, агымның тизлеге – 1–2 м/с) белән катлауланган.

Елга бассейны 45 кушылдыгы исәбенә тулылана. Иң зурлары: Нысы (22,2 км), Нырсы (33,4 км) – сул; Казкаш (28,4 км), Кече Мишә (49,9 км), Тәмте (24,6 км), Кибәче (14 км), Норма (40 км), Сола (23 км), Шемелка (16,6 км) – уң кушылдыклар. Мишәнең туенуы кар һәм җир асты сулары, явым-төшемнәрдән тора.

Фәнни күзәтүләр дүрт участокта алып барылган, пунктларның берсе 1959 елдан бирле эшли. Елгага саегу һәм ташу хас. Суның биеклеге елына 9,8 м га кадәр тирбәнергә мөмкин. Ташу март азагы – апрель башында башлана. Боз елганы ноябрь уртасында каплый. Февраль азагына бозның калынлыгы 50 см га җитәргә мөмкин.

Су язын йомшак, әмма җәен һәм кышын каты.

Мишә – ял һәм балык тоту өчен үзенә җәлеп итә торган урын.

Елганың уң ярында «Иске тегермән» табигать истәлеге урнашкан.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/myosha