Табигать белеме

Кече Сөлчә

Кече Сөлчә

Кече Сөлчә – Олы Сөлчә елгасының Көнбатыш Кама аръягындагы уңъяк кушылдыгы, табигать истәлеге.

Елга башы – Татарстанның Яңа Чишмә районында, тамагы Аксубай районында, Карасу авылы янында урнашкан.

Елганың озынлыгы – 69 км. Су җыю урынының (җир өсте һәм җир асты агымнары үзләренең суларын Кече Сөлчәгә китерә торган территорияләр) мәйданы – 810 км2. Елганың уртача киңлеге – 5–9 м, тирәнлеге зур түгел, агымның тизлеге – 0,3 м/с.

Елга кар сулары һәм 18 кушылдыгы исәбенә тулылана. Кушылдыкларның алты иң зурысы 10–22 км озынлыкта. Кече Сөлчәнең агымы юлында 10 буа булдырылган.

Зур булмаган биеклек үзгәрешләре булган тигезлек буенча ага, чокыр һәм сызалар челтәре белән әйләндереп алынган. Урман даланың 21% ын алып тора. Елганың юлы борылмалы, ярлары сөзәк.

Кече Сөлчәгә көчле язгы ташу һәм эссе сезонда су биеклегенең давамлы кимүе хас. Елганы даими рәвештә күзәтеп торулар алып барылмый. Салкын вакытта (ноябрьдән башлап) елга боз белән каплана, ул якынча 150 көннән китә.

Су аз минеральләшкән, язын каты һәм саегу вакытында бик каты. Елганың үз-үзен чистартуы тигез дәрәҗәдә.

Елга Татарстанның халык тыгыз урнашкан районында ага. Анда елгалар һәм сулыклар саны күп түгел, шуңа күрә ул зур хуҗалык әһәмиятенә ия (су сибү һәм балык үрчетү өчен кулланыла).


Чыганаклар:

http://oopt.aari.ru/oopt/Река-Малая-Сульча

http://www.millattashlar.ru/index.php/СӨЛЧӘ_(Сульча)

https://toponym.antat.ru/toponym/1123