Табигать белеме

Туйма

Туйма

Туйма – Көнчыгыш Кама алды елгасы, Каманың уң кушылдыгы.

Елга 106,2 км га сузылган. Башлангычын Удмуртиядән ала, Татарстан территориясенә урта һәм түбән агымы (Менделеев районы) туры килә. Тамагы Алабуга тирәсендә. Тамагы диңгез өсте тигезлегеннән 205 м биеклектә, Камага кою урыны – 53 м.

Туйма Можга калкулыгы буйлап ага. Су җыелу мәйданы – кушылдыклар барып керә торган зур булмаган калкулыклы баскычсыман тигезлек. Җирлек өчен чокыр, коры үзәнлекләр хас. Монда караңгы ылыслы һәм киң яфраклы агачлар үсә. Территориянең 25% ын урман алып тора.

Туйма үзәнлеге киң, яхшылап эшкәртелгән. Шуның белән бәйле рәвештә елга үзәнлекнең яңа өлешләрен үзләштерергә омтыла һәм кыяларга килеп бәрелә. Бәрелүнең тирәнлеге 60–70 м.

Менделеев шәһәре тирәсендә елга Камага якынлаша: аларны 1,5–2 км ара белән Тын тау аерып тора.

Туйма үзәне борылмалы, ләкин тармаклар ясамый. Текә ярлар очрый. Елга тамагыннан ерак түгел, элегрәк елга юлы булган урында күлләр күп.

Туйма 35 кушылдык белән тулылана, аларның кайберләре 400 метрдан артмый, башкалары 31,4 км га кадәр. Уң як кушылдыклар көчлерәк: Юраш (31,4 км), Буҗай (31,2 км), Көрән (25,6 км). Елганың туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Корылык вакытында елганы җир асты чишмәләре туендырып тора.

Язын, карлар эрегәндә, суның биеклеге 2,5 м га күтәрелә. 5–8 м га кадәр күтәрелергә мөмкин. Су басу апрель буена сузыла. Туйманы боз ноябрь башында каплап ала. Бозның иң зур киңлеге – 104 см.

Яз көне су каты, кышын һәм җәен бик каты. Аз минеральләшкән.

«Түбән Кама» милли паркының бер өлеше Туйма бассейнында урнашкан.

1978 елдан елга Татарстанның табигать истәлеге булып тора.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/tojma