Табигать белеме

Казансу елгасы башы

Казансу елгасы башы

Казансу елгасы – Иделнең сул кушылдыгы ул.

Елганың 140 км га сузылган башы Арча районындагы Бимәр авылыннан ерак түгел урман белән капланган калкулыкта урнашкан. Биредә Казансуның юлы бормаланып бара, ә киңлеге метр ярымнан да артмый. Җәйге эссе көннәрдә елганың башы, инешләргә әйләнеп, чак кына күренерлек булып кала. Картада елганың әлеге өлешен тоташ зәңгәр сызык белән түгел, ә пунктир белән билгелиләр. Елга, агым буйлап түбәндәрәк, кушылдыклар аны туендыра башлагач, мул сулыга әйләнә. Кушылдыкларының саны – 41, ә иң зурлары – Ия, Бирәзә, Аты, Кызылсу, Шәмәк.

Казансуның башы – Татарстанның себер чыршысы очрый торган иң көньяк ноктасы. Шулай ук җирлек үзенең чиста экологик тирәлектә генә үсә торган ак чыршы урманнары белән дан тота.

Казансу елгасының башы 1972 елдан табигать истәлеге булып тора.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/kazanka

http://komanda-k.ru/Татарстан/исток-реки-казанка

http://nik-rech.narod.ru/album_kazan_dostoprim/volga_river_port/page_02.htm