Табигать белеме

Ылыслы урманнар

Ылыслы урманнар

Караңгы ылыслы һәм якты ылыслы урманнар, башлыча, Төньяк ярымшарда таралган.

Караңгы ылыслы урманнар күпкә куерак. Аларда чыршы, ак чыршы, эрбет үсә. Аларның куе ябалдашлары аша кояш нурларына үтәргә кыен, шунлыктан янәшәдә күләгәгә чыдам үсемлекләр генә үсә ала. Бу – яшел мүкләр, кара җиләк, кымызлык һәм башкалар. Андый урманнарда, гадәттә, туфрак өслегендә калын урман түшәлмәсе барлыкка килә. Тайга зонасы өчен сирәк кенә Себер акчыршысы һәм яфраклы токымнар катнашмасы булган киң чыршылыклар хас. Туфрагы балчыксыл һәм комсу, грунт сулары 1,5–2 м тирәнлектә ага.

Татарстанда караңгы ылыслы урманнар Кама алдында, катнаш урманнар зонасында урнашкан. Юкә, чикләвек агачы, имәннәр белән янәшә урнашкан чыршылыклар, яшел мүкле чыршылыклар, ак чыршылыклар өстенлек ала. Элегрәк бу урыннар, хәзергегә караганда, чагыштырмача зуррак территорияләрне алып торган. 20 гасыр башында актив рәвештә киселгән чыршылыкларны торгызу 1970 нче елларда башланган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Чыршы агачы – мөһим табигый чимал. Аны целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә, агач материаллары җитештерүдә, төзелештә кулланалар.

Якты ылыслы урманнар яктылык яратучы ылыслы токымнардан: нарат һәм карагайдан тора. Аларның ябалдашлары аркылы дым һәм җылы үтеп керә, шул сәбәпле туфрак өслеге капламы (энҗе чәчәк, нарат җиләге, яшел мүкләр, лишайниклар һәм башкалар) һәм куак үләне (һәртөрле куаклыклар) мул үсә. Якты ылыслы урманнар киң таралыш алган һәм тундрадан дала зонасына кадәр очрый. Алар Республика урманнарының иң зур өлешен алып тора.

Үзлегеннән барлыкка килгән наратлыкларда туфрак комлы һәм комсу. Шуңа күрә алар Идел, Нократ, Чулман, Мишә һәм Казансу елга буйларында үсә. Нарат агачлары төбендә яшел мүкләр, лишайниклар, куаклыклар, юкә, чикләвек агачлары һәм өрәңгеләр үсә.

Татарстанның барлык урман хуҗалыкларында нарат һәм яфраклы агачларны очратырга мөмкин. Фәнни төркемнәргә бүленеш буенча, шундый урман үсеше өчен, җирлек беренче класслы санала.

Якты ылыслы урманнар агач материаллары әзерләүдә әһәмияткә ия, шулай ук һаваны чистартуда мөһим роль уйныйлар.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/hvojnye-lesa