Соколка урманчылыгы – Соколка урманы, Татарстанның Мамадыш районында урнашкан табигать истәлеге.
Урман Кама һәм Нократ елгаларының биек ярларында урнашкан. Нарат һәм яфраклы агачлар (араларында кара тирәк һәм ак тал да очрый) чатыры астында тайга һәм имәнлек үләннәре үсә.
Соколка урманчылыгы Кызыл китапка кертелгән хайваннар өчен йорт булып тора. Биредә каберлек бөркете яши. Аның канат колачы ике метрдан артык! Борындыкны да очратырга мөмкин.
Чыганак:
http://oopt.aari.ru/oopt/Сокольский-лес-Сокольское-лесничество