Табигать белеме

Петровский наратлары

Петровский наратлары

Петровский наратлары – Татарстанның Бөгелмә районының Петровка авылыннан ерак түгел урнашкан табигать истәлеге.

Петровский наратлары – Сула елгасының сул ягындагы текә ярында калкып торган урман. Республиканың бу матур почмагында үсеп утыручы наратларның яше йөздән артык. Бу кыйммәтле агачлардан тыш монда шулай ук Кызыл китапка кертелгән сирәк үсемлекләрне дә очратырга мөмкин: тәбәнәк бадәм, герман буяу куагы, сары мәтрүшкә яфраклы тубылгы, әрмән әреме, рус арыш чәчәге һәм башкалар.

Урманның көньягында 19 гасырда төзелгән корылмалары белән иске парк бар. Аның янәшәсендә – чиста чишмәләр белән әйләндереп алынган буа.


Чыганак:https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/petrovskie-sosny