Утыртылма урман – 1987 елдан Татарстанның ландшафтлы табигать истәлеге ул. Урман Арча һәм Балтач районнарында урнашкан һәм 613 га мәйданны били.
Ясалма рәвештә булдырылганлыктан, урман «утыртылма» дип йөртелә. Селекция ярдәмендә биредә эталон нарат һәм чыршылар үстерелгән. Шулай ук монда ак чыршы, каен һәм юкә агачларын очратырга мөмкин. Агачларның биеклеге 24 метрга җитә.
Утыртылма урманнар юкка чыгарга мөмкин булган табигый байлыкны яңадан торгызу өчен кирәк. Урман – агач кына түгел, барлык тереклек ияләренә кирәк булган саф һава да әле ул.
Урман массивлары утыртуның мөһимлеген XVII гасыр ахырында ук аңлыйлар. Шул вакытта Россиядә урман утырту тарихы башлана да инде. ХХ гасырда 42 млн. гектардан артык утыртылма урманнар булдырыла.
Чыганаклар:
https://www.booksite.ru/forest/forest/revive/6.htm
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/rukotvornyj-les