Табигать белеме

Игим наратлыгы

Игим наратлыгы

Игим наратлыгы – 543 га мәйданлы сирәк табигый нарат урманы массивы. Татарстанның табигать истәлеге Минзәлә районының төньяк-көнчыгышында, Түбә Кама сусаклагычы ярында урнашкан. Көнбатыштан – Ык елгасы борылмасы, ә көнчыгыштан Көләгәш сазлыгы белән чикләнгән.

1939 елда бу урманнар танылган геоботаник М.В. Марков тарафыннан үләнчел наратлыкларга кертелә. Соңрак, 1970 елларда җирле үсемлекләрдә үзгәрешләр күзәтелә: урман кисү аркасында, ылыслы түгел, ә яфраклы агачлар (каеннар, усаклар һәм имәннәр) арта бара, агач төпләрендә дала үсемлекләре – Альп тукранбашы, бүлбеле кияү камчысы, буркынсыман мәче борчагы, буяу сырмавыгы, Румын люцернасы, дарулы әспе үләне, вак чәчәкле җилсем үлән – үсә башлый. 1972 елда, табигый байлыкларны саклап калу өчен, урман кисүне тыялар, наратлыкны табигать истәлеге дип таныйлар.

Нарат урманнары уникаль үзлеккә ия: алар һаваны зарарсызландыра. Озонның югары концентрациясе һәм микроблар булмау сәбәпле, наратлыкта сулау җиңел һәм файдалы. Дәвалау максатларында шулай ук наратның ылысы, күркәләре һәм хәтта серкәсе дә файдаланылырга мөмкин, чөнки аларда С витамины күп.

Игим наратлыгы күп хайваннар – бурсыклар, җофарлар, янутсыман этләр, төлкеләр, аслар һәм чәшкеләр – өчен йорт булып тора (кошларның 90 төре һәм имезүчеләрнең 24 төре теркәлгән). 1940 еллардан биредә Көньяк Уралдан кергән кәҗә-болан яши. Кызыл китапка кертелгән төрләрдән соры гөберле бака, сазлык ябалагы, ягылбай һәм бүдәнә, чал тукран, елга каракошы, байгыш, озын койрыклы ябалак, каберлек бөркете, йокычан ябалакчык һ.б. очрый.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/igimskij-bor

http://oopt.aari.ru/oopt/Игимский-бор

http://komanda-k.ru/Татарстан/памятник-природы-игимский-бор