Яфраклы урманнар – Җирдәге урман капламының зур өлеше. Яфраклы агачларның төрләре ылыслыларныкына караганда күп тапкырга күбрәк.
Яфраклы урманнарның барлык күптөрлелеген ике төркемгә бүләләр: киң яфраклы һәм вак яфраклы урманнар.
Киң яфраклы урманнарда каты үзагачлы, тыгыз һәм киң яфраклы агачлар үсә. Аларга имән, бүк, корычагач, өрәңге һәм башка агачлар керә. Вак яфраклы урманнар йомшаграк үзагачлы һәм вак яфаклы агачлардан тора. Мәсәлән, каеннар, усаклар, тирәкләр, юкәләр һәм башка агачлар. Киң яфраклы урманнар озак үсәләр һәм яңаралар, аларда агачларның гомере бик озын. Вак яфраклы урманнар, алардан аермалы буларак, тиз үсәләр, әмма озак яшәмиләр һәм тиздән аларга алмашка киң яфраклы яки ылыслы урман килә.
Яфраклы урманнар бөтен Татарстан буенча үсә.
Көнбатыш Кама алдының көньяк өлешендә, Идел алдында һәм Кама аръягында киң яфраклы урманнар күбрәк таралган. Алар имән, юкә, очлы яфраклы өрәңне, карама, элмәдән тора. Урман асты чикләвек куагы, сөялле кабар агачы, гади зелпе, сынучан эт шомыртыннан формалаша. Кама аръягы территориясендә дала чиясе һәм күгән куагы очрый. Туфрак өслеге капламы гади сәрдә, күпьеллык зибык уты, Европа тайтоягы, язгы кырлы борчак, Галлер сәрдәнәсе, казаяксыман җилдәк, каз юасыннан тора.
Сабакчалы имән агачларның киң яфраклы токымнары арасында аеруча югары бәяләнә. 20 гасырда Татарстан имәнлекләре каты салкыннар аркасында ике тапкыр нык зыян күрә (1939–1941еллар, 1978–1979 еллар). Коры-сарының күләме дистәләрчә тапкыр арта, моны экологик һәлакәт дип санарга мөмкин. Ул салкын кышларда шулай ук өрәңге, элмә, чикләвек куагы корый, өлешчә юкә дә зыян күрә.
21 гасыр башына кадәр киң яфраклы урманнар саны кими, әмма хәзер вәзгыять яхшыра бара.
Вак яфраклы урманнар Татарстан Республикасы территориясендә нигездә киң яфраклы урманнар урынында (урман кисү яки янгыннардан соң) барлыкка килә. Бу үсемлекләргә хас җиңел орлыклар җил белән киң территорияләргә тарала һәм урман яңа урыннарны яулап ала.
Вак яфраклы урманнар каен, юкә һәм усаклардан тора, алар якты – мондый шартлар төрле үләнчел үсемлекләр өчен уңай. Андый урманнар бөтен урман белән капланган мәйданның 60% ын диярлек алып тора.
Чыганак:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/listvennye-lesa