Тархан имәнлекләре – Тәтеш районында Иделнең уң як ярында урнашкан урман. 1976 елдан табигать истәлеге булып исәпләнә.
Урман массивының мәйданы – 8,5 квадрат километрдан күбрәк, Районның баш шәһәре Тәтешнең үлчәмнәре белән бер.
Урман төньяк-көнчыгышта – сабакчалы имәннән, көнчыгышта гади корычагачтан тора. Көньягында юкә, очлы яфраклы өрәңгеләр, имән һәм корычагач, куаклыклар үсә. Шулай ук Тархан имәнлекләрендә урман алмагачы да очрый. Язын, урманга килеп, май ландышына сокланырга мөмкин.
Тархан имәнлекләрендә хайваннарның күп төрләре бар. Аларның бер өлеше Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Мәсәлән, сирәк очрый торган еланнардан: бакыр кәлтә һәм гади кара елан; шулай ук кошлардан: елга каракошы, соры ябалак, яшел тукран. Яфраклар арасында урындагы киңлекләрдә яшәүче иң эре коңгыз – болан коңгызны табарга мөмкин.
Табигать истәлегенең яр буе өлешендә борынгы ташка әверелгән казылма моллюскларны үз эченә алган мезозой утырмалары очрый.
Чыганак:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/tarhanovskie-dubravy