Табигать белеме

Семиозёрка урманы

Семиозёрка урманы

Семиозёрка урманы – 1986 елда булдырылган ландшафтлы табигать истәлеге ул. 118,9 га мәйданлы урман ике район – Яшел Үзән һәм Биектау районнары – территориясендә, Солонка елгасының сул як ярында урнашкан.

Семиозёрка урманы ылыслы (чыршы, нарат, ак чыршы) һәм яфраклы (юкә, каен, усак) агачлардан тора. Биредә куаклыклар да – чикләвек, кабар агачы һәм зелпе – үсә.

Үсемлекләрнең сирәк төрләре – абага гөл, кызыл серкәбаш, ике яфраклы төнге миләүшә, чын башмакчәчәк һ.б. – очрый. Кайберләре шактый кызыклы. Мәсәлән, ике яфраклы төнге миләүшә – Россиянең аеруча саклана торган үсемлеге, кыргый күке яше. Түбәндәге халык уйлап чыгарган атамалар әлеге чәчәкнең нәфис һәм беркадәр экзотик матурлыгы турында сөйли: төнге миләүшә, күке яше.

Семиозёрка урманы – Татарстан өчен сирәк кош булган гади төн күгәрчененең яшәү урыны.

Урман территориясендә җир астыннан чишмәләр бәреп тора. Ике чишмә христианнарның изге урыны булып тора.


Чыганаклар:

https://ru.wikipedia.org/wiki/Любка_двулистная

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/semiozyorskij-les