Табигать белеме

Саба урман хуҗалыгы

Саба урман хуҗалыгы

Саба урман хуҗалыгы – Татарстанның Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Теләче районнарында урманнарны файдалану, саклау һәм үрчетү мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган хуҗалык.

Урман хуҗалыгының тарихы 1930 елда Саба урман сәнәгать хуҗалыгы төзелгәннән башлана. Хәзерге исеме 2007 елда беркетелә.

Гомуми мәйданы 60 мең гектардан күбрәк, Казан шәһәренең зурлыгыннан өч тапкырга артык.

Саба урман хуҗалыгы алты участокка бүленә: Кукмара, Корса, Ленин, Мишәбәш, Сабабаш һәм Шәмәрдән.

Бу территориядә урманнар ылыслы һәм яфраклы токымнардан, куаклыклардан тора. Иң таралган төрләр – чыршы, каен, юкә, нарат, биек кәүсәле имән, усак. Шулай ук соры зирек, очлы яфраклы өрәңге, Себер карагае, Себер ак чыршысы, тәбәнәк кәүсәле имән, тупыл, кара зирек, агачсыман таллар да очрый.

2002 елда 11,35 га мәйданда дендрология бакчасына нигез салына. Хәзер монда Европа, Азия һәм Америкадан китерелгән 300 төрдән артык агачны күрергә мөмкин.

2011 елдан, утырту материалы үстерү өчен, селекция-орлыкчылык үзәге булдырыла. Нәтиҗә – елга 12 млн га якын яшь үсенте.

Урман хуҗалыгы территориясендә ике табигать истәлеге – Мишәбаш акчыршылыклары һәм Кукмара тавы бар.

Шулай ук агач эшкәртү буенча бүлекчәләр эшли. Аны әзерлиләр, читкә чыгаралар, эшкәртәләр.

Монда халык куллануы товарлары, сувенирлар ясыйлар, семинар һәм киңәшмәләр үткәрәләр.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/sabinskoe-lesnichestvo