Табигать белеме

Иваново нарат урманы

Иваново нарат урманы

Иваново нарат урманы – Куйбышев сусаклагычында 587 га мәйданлы утрауда урнашкан табигать тыюлыгы.

Тыюлык мәйданының яртысыннан күбрәген нарат урманнары алып тора. Аларның күп өлеше – чиста агач, әмма катнаш (нарат һәм каен) урман участоклары да очрый. 70 еллык нарат агачларының биеклеге – 24 м, кәүсәсенең диаметры уртача 26 см га җитә.

Төрле үләнле каен урманнары утрауның төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнчыгышына урнашкан. Шулай ук юкә дә очрый.

Тыюлыкта 200 дән артык җир өсте үсемлекләре, шулай ук 170 төргә якын умырткалы хайваннар исәпләнә. Фаунаның кайбер вәкилләре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Мәсәлән, гади елан, зур ак челән, соры торна, ысылдавык аккош, ак койрыклы диңгез бөркете, үләт бөркете, канмәргән, төн лачыны, гади яр песнәге, ак песнәк.

Территория 1991 елдан бирле дәүләт саклавы астында, фәнни һәм мәдәни-агарту әһәмиятенә ия.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/ivanovskij-sosnovyj-bor