Табигать белеме

Урман зонасы

Урман зонасы

Урман зонасы – Җирдәге иң киң таралган табигый зона. Аңа уртача салкын карлы кышлар һәм уртача җылы җәй хас. Уртача явым-төшем күләме күп түгел.

Кайчандыр урманнар Татарстанның шактый өлешен каплап торган, әмма гасырлар дәвамында алар төрле ихтыяҗлар өчен киселгән (мәсәлән, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларын төзү өчен). Хәзерге вакытта урманнар Республика территориясенең 17% ын алып тора һәм, уртача Казан киңлегендә, урман-даланың төньяк читендә үсә.

Татарстанда ылыслы, яфраклы һәм катнаш урманнар очрый.

Кама алдының төньягында тайга җәелгән. Монда чыршылар һәм ак чыршылар үсә, шулай ук өрәңге, юкә, киң яфраклы имән һәм карама агачлары очрый. Идел һәм Кама (сирәгрәк) ярлары буенда нарат урманнары тора.

Идел алдының көньяк өлешендә һәм Кама аръягында яфраклы (имәнлекләр) һәм катнаш урманнар аеруча киң таралган. Аларда каеннар, юкәләр һәм өрәңгеләр үсә.

Бүгенге көндә Татарстан халкы, табигый байлыкларны саклап һәм арттырып, урманнарга сакчыл карый. Соңгы унъеллыкларда урманнар авыл хуҗалыгы өчен әһәмиятен югалтты һәм нигездә саклагыч функцияне башкара. Агачларны басу буйларына һәм чокыр битләренә утырталар. Шулай ук урманнар, фитонцидлар бүлеп чыгарып (микробларны үтерүче матдәләр), кешеләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.


Чыганаклар:

http://komanda-k.ru/Татарстан/леса-татарстана

https://karatu.ru/priroda-tatarstana/

https://nauka.club/geografiya/prirodnaya-zona-tatarstana.html