Табигать белеме

Бөрсет ак чыршылыклары

Бөрсет ак чыршылыклары

Бөрсет ак чыршылыклары – ул зур урман, региональ әһәмияттәге табигать истәлеге. Ул Татарстанның Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарында урнашкан.

Бөрсет ак чыршылыкларының мәйданы – 170 га. Үзенең көньяк чигендә урман ак чыршылардан тора. Кама елгасы ярларында ике участок ак чыршы катнаш киң яфраклы урманнардан, Бөрсет елгасы сөзәклекләрендә нарат, каен һәм усак урманнары янәшәсендә үскән ак чыршы катыш киң яфраклы урманнан гыйбарәт.

Ак чыршының рус телендәге атамасы – пихта – карел телендәге «пихка» сүзеннән килеп чыккан, ул «сумалалы» дигәнне аңлата. Ак чыршыдан шифалы бәлзәмнәр һәм эфир майлары ясыйлар. Агач әйләнә-тирә мохитнең пычрануына бик сизгер, шуңа күрә ак чыршы урманы – яхшы экология күрсәткече. Мәңге яшел ак чыршы үскән урында һава фитонцидларга бай, бу сәламәтлек өчен бик файдалы.

Бөрсет ак чыршылыкларының киң яфраклы үсемлекләре: имән, өрәңге, юкә, элмә, миләш, урман чикләвеге, шомырт һ.б. Үлән ятмасында төкле күрән, күпьеллык келәнчел үлән, сәрдә, ата абага, тайтояк, кызыл бөрлегән, кымызлык һәм каен җиләге очрый.

Җирле ылыслы үсемлекләрнең яше зур. Чыршы һәм ак чыршыныкы – 120 яшькә кадәр. Агачларның биеклеге 28–30 м га, кәүсәләренең диаметры – 60 см га кадәр җитә.

Бөрсет ак чыршылыклары территориясендә мүк юк диярлек.

Хайваннар төрлелеге әлегә аз өйрәнелгән. Биредә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән төр – борындыкның – яшәве билгеле.


Чыганаклар:

http://oopt.aari.ru/oopt/Берсутские-пихтарники

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/bersutskie-pihtarniki