Урман-дала зонасы – үзендә урман һәм дала сыйфатларын берләштерә торган табигый зона. Урман-дала Төньяк ярымшарның уртача поясында киң полоса булып сузылган.
Аңа салкын карлы кыш һәм чагыштырмача эссе дымлы җәй хас. Явым-төшемнәрнең күп өлеше җәйге сезонга туры килә. Шул ук вакытта җәен дым тиз парга әйләнеп, туфракны киптерә. Бу үлән һәм үсемлекләрнең шиңүенә китерә.
Язын кар эрү аркасында елгалар ташый, ә җәен аларның бер өлеше эсселектән кибә.
Татарстанда урман-дала Кама аръягы һәм көньяк Идел алдының шактый территорияләрен алып тора.
Урман-далада җир бик уңдырышлы, бу игенчелек һәм авыл хуҗалыгының үсешенә ярдәм итә. Шул ук вакытта кайбер территорияләрдә табигый ресурсларны чамадан тыш куллану туфракларның ярлылануына китергән.
Урман-дала зонасында катнаш урман участоклары очрый, алар далаланган болыннар һәм болынлы далаларга күчә. Биредә агачлар арасында имән, каен, корычагач, юкә, усак һәм карагай киң таралган. Елга үзәннәре сөзәклекләрендә, ерым һәм сызалар буйлап төрле үләнчел үсемлекләр җәелә.
Урман-далада урман хайваннары да, дала хайваннары да яши.
Гомумән алганда, урман-дала зонасында кеше күп яши һәм ул яхшы үзләштерелгән. Кеше катышуы күп еллар дәвамында аның тышкы кыяфәтен шактый үзгәрткән.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/lesostep
https://natworld.info/nauki-o-prirode/opisanie-i-osobennosti-prirodnoj-zony-lesostepi