Экология

Аз калдыклы технология

Теләсә кайсы төрдәге сәнәгать калдыкларын киметүнең радикаль ысулы – аерым производстволарның аз калдыклы технологияләрен һәм йомык сәнәгать циклларын куллану. Аз калдыклы технология, иң аз күләмдә энергия югалтып һәм минималь күләмдәге калдыклар белән, чимал һәм энергияне максималь нәтиҗәле куллануны тәэмин итә. Бу технология калдыксыз җитештерүне оештырганда арадаш булып тора. Аз калдыклы җитештерүнең әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтысы санитария дәрәҗәсеннән узмый.