Шөгер штольнялары – Лениногорск районының Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан битум табу чыганагы. Штольняга ике генә керү юлы сакланган. Эчкә 10–20 м дан артык узып булмый, алга таба керү юлы томаланган.
Элегрәк Шөгер таулары нефть ятмалары белән дан тоткан, монда битум яки «таш мае» чыгарганнар. Штольнялар белән янәшә аларны эшкәртә торган оешмалар булган.
Чатыр тау кайчандыр элеккеге диңгезнең төбе булган, шуңа күрә кызыл балчык, комлы таш, известь, доломит катламнарыннан тора. Монда яшәгән тереклек калдыклары утырма токымнар белән күмелгән һәм әкренләп нефтькә әверелгән, ә ул җилләү процессында битумга әйләнгән. Битум – караңгы төстәге каты яки куе матдә. Аны төзелеш һәм бизәү эшләрендә кулланганнар.
Шөгер штольняларында битумны кул көче белән тапканнар, арбаларга төяп чыгарганнар.
Башта битумның үзен түгел, битумлы ком чыгарганнар. Аны тау итәгендә зур казаннарда кайнатканнар да аннары төзелеш ихтыяҗлары, таш һәм агач өйләрне дымнан саклау өчен сатканнар. Шул вакытта ук инде тирә-якта актив рәвештә урманнарны кисү эше алып барылган. Агачлар табылган чималны эшкәртү өчен кирәк булган.
Соңрак тәгәрмәчләр өчен майлау материаллары, машина майлары һәм керосин җитештерә торган битум заводы барлыкка килгән.
Тау технологияләре үсеше белән бәйле рәвештә тауда тар тимер юл салына, шулай ук операторлык идарә пункты төзелә.
2000 еллар башында Чатыр-Тауның җир асты бушап кала: штольнялар эшләүдән туктый.
2015 елдан Шөгердә Нефть музее эшли, экспозицияләрнең бер өлеше ачык һавада. Музей битум заводы урынында урнашкан. Ул Татарстан нефть чыгару тарихының мөһим объекты.
Чыганаклар: