Табигать белеме

Кукмара рудниклары

Кукмара рудниклары

Кукмара – Норма елгасында урнашкан посёлок ул. Бу урын үзенең исемен XVIII гасыр уртасында, сәүдәгәр С.Е. Иноземцев биредә, Таишево авылы янында бакыр эретү заводын салгач ала.

Пётр Беренче заманыннан ук дәүләт бакырны югары бәяли һәм яңа рудниклар булдыруны хуплый. Аларның күбесе Урал таулары кырыйларында урнашкан була. Шахталар 20–40 м га җир астына төшеп китә, ә өстән казылма табу урыны урман белән ныгытыла. Кукмараның тирә-ягында әлегә кадәр калкулыклар – ташлы токымнар өемнәрен һәм шулай ук кырлар уртасында агачлар утраучыкларын – бакыр табу урыннарын очратырга мөмкин.

ХХ гасырга Татарстанның бу районындагы бакыр рудниклары икътисади яктан отышсыз була һәм аларда эш туктатыла. Сәбәбе – рудада булган бакырның проценты түбән булу һәм шулай ук Уралда баерак ятмаларны актив рәвештә эшкәртү.


Чыганак:

http://komanda-k.ru/Татарстан/кукморский-рудн