Табигать белеме

Глазов руднигы

Глазов руднигы

Глазов руднигы – бакыр руднигы ул. Үзе урнашкан Глазово авылына бәйле рәвештә шулай аталган. Бу – Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы территориясе, биредә Урман Чишмәсе елгасы ага.

Бакыр – сәнәгатьтә киң кулланыла торган каты металл, ул борынгы заманнардан бирле югары бәяләнә. Глазов руднигында аны чыгару XIX гасыр дәвамында бара. Беренчел эшкәртү (эретеп кою) шахталарда ук корылган мичләрдә башкарыла, аннан чимал атлар ярдәмендә чыгарыла.

Глазов руднигының коридорлары шундый озын ки, җирле халык арасында Бөгелмә астындагы җир асты шәһәре турында риваять туган. Бу юллар шул шәһәргә илтә имеш. Бер рудникның озынлыгы 136 м чамасы (футбол кырыннан 1,5 тапкырга озынрак!)


Чыганак:

http://komanda-k.ru/Татарстан/глазовский-рудник