Көнчыгыш Кама арты 18–19 гасырларда бакыр рудасы табу үзәге булган. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында тау эшләренең – штольня, шахта, рудникларның – күп кенә эзләрен табарга мөмкин.
Аеруча танылганы – Бакыр Таудагы Сарман руднигы. Шулай ук Сарайлы мәгарәсе, Яңа Әхмәт штольнясы, Каташ-Каран бакыр рудасы табу участогы сакланган.
Башкарылган эшләр турында документлар бөтенләй сакланмаган диярлек. Мәсәлән, Н.П. Рычковның юлъязмаларында кыскача мәгълүмат бар.
Бу җирлектә бакыр эретү заводларының иң эреләреннән берсе – Сарайлы заводы булган. Аңа 17 гасырда нигез салынган булса кирәк, якынча 18 гасыр башына кадәр эшләгән. Бу заводка Әхмәт руднигы билгеләнгән була.
1711 елда Саралы елгасында тау эшләре белән швед осталары шөгыльләнгән, алар руда тапканнар, аны эшкәрткәннәр һәм металл ясаганнар. 18 гасыр башы – ятмаларны эшкәртүнең аеруча актив вакыты.
Бакыр табу Минзәлә елгасының югары агымында текә уң ярында алып барылган. Руда ятмалары текә ярлардан ком чыгара торган урыннарда күренеп тора. Сарман бистәсеннән ерак түгел көнбатыш сөзәклекләрдә эшкәртүнең 5 участогын билгелиләр: Сарайлы, Сарман, Каташ-Каран, Янурыс һәм Яңа Әхмәт. Сарман участогы регионда иң эре бакыр руднигы санала (гомуми озынлыгы 2 км дан артык).
Чыганак:
http://komanda-k.ru/Татарстан/штольни-и-рудники-сармановского-района