Табигать белеме

Ширәмәт авылы янындагы бакыр руднигы (Ширәмәт забое)

Ширәмәт авылы янындагы бакыр руднигы (Ширәмәт забое)

ХVIII–XIX гасырларда гамәлдә булган рудник Татарстанның Түбән Кама районында, Ширәмәт авылыннан ерак түгел урнашкан.

Ширәмәт забое Кирпеч чокырында урнашкан. Бакырдан тыш, анда кирпеч җитештерү өчен балчык чыгарганнар, бу урынның атамасында чагылыш тапкан. Якындагы авылда ул кирпечләрдән чиркәү, фабрика, байларга йортлар һәм кайбер ишегалды корылмалары төзелгән.

Рудникның җимерелгәннән соң барлыкка килгән ике залы бар. Башта ул берничә тар штректан (коридордан) гыйбарәт булган.

Ташландык казылма табу урыннары тикшеренүчеләрдә зур кызыксыну уятуга карамастан, җимерелү куркынычы аркасында, рудникка керү тыела.

Рудникның җимерелмәгән өлешләренең гомуми озынлыгы бүгенге көндә – 76 м. Бу урында ярканатлар яши, төлкеләрнең яшәү эзләре бар.


Чыганак:

http://komanda-k.ru/Татарстан/медный-рудник-у-села-шереметьевка