Табигать белеме

Зөя руднигы

Зөя руднигы

Зөя руднигы – Зөя утравы каршындагы Пеләш тау астындагы акбур табу руднигы.

20 гасырның 60 елларына кадәр целлюлоза-кәгазь комбинаты өчен акбур табу эше алып барылган. Аннары аңа ихтыяҗ бетә һәм җитештерүне ябалар. Кайбер чыганаклар буенча, рудникның озынлыгы 40 м га кадәр булырга мөмкин, ләкин моны тикшерергә мөмкинлек юк: барлык керү юллары шартлатылган.

Бүгенге көндә ташландык хәлдәге Зөя руднигы хөрмәтенә дача посёлогына, шулай ук бу урыннарда ел саен үтә торган халыкара документаль кино фестиваленә исем биргәннәр.


Чыганаклар:

http://komanda-k.ru/Татарстан/свияжский-рудник

https://entermedia.io/weekend/kak-prohodit-festival-dokumentalnogo-kino-rudnik/