Табигать белеме

Чатыр-Тау штольнялары

Чатыр-Тау штольнялары

Чатыр-Тау – Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының иң югары ноктасы (321,7 м дан артык). Бу урын – Урал алдының башлангычы.

Геологик тикшеренүләр бу тауның яше 250 млн га җитә дип күрсәтәләр. Аның токымнары катламында элекке үсемлекләрнең эзләрен тапканнар.

Урын бакыр ятмалары белән танылган. Тау сөзәклекләрендә 18 гасырда ачылган рудникларның өемнәре әле дә күренә (50 дән артык).

Монда 1772 елда булып киткән немец галиме П.С. Палласның юлъязмаларында бакыр рудниклары искә алына.

Бүгенге көндә штольняга керү юллары сакланмаган. Тау эшләре бетү белән, алар җимерелгән. Алар урынында керергә кыен һәм куркыныч булган упкыннар барлыкка килгән. Рудникның элеккеге керү урыннарының берсе янында, 1983 елда саксызлык аркасында һәлак булган җирле кешегә һәйкәл куелган.

Чатыр-Тау рудниклары турындагы легендалар, Татарстанда еш очрый торган күренеш буларак, Пугачёв исеме белән бәйле. Шул легендаларның берсе буенча, тауда аның кораллары яшерелгән ди.


Чыганаклар:

http://komanda-k.ru/Татарстан/штольни-чатыр-тау

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/chatyr-tau