Кама тамагындагы гипс штольнялары – бу Европадагы иң зур гипс табу урыны, дистәләрчә километр коридор һәм мәгарәләрдән торган җир асты комплексы.
Иделнең Татарстанның Кама Тамагы районындагы ярлары үзләренең биеклеге һәм текәлеге белән аерылып тора. Бай гипс ятмалары аларның астында яшерелгән дә инде. Алар борынгы һәм хәзерге геологик процесслар йогынтысында формалашкан һәм җирле халыкка (болгарларга) VII-VIII гасырларда ук билгеле булган. Кама тамагы гипсын актив рәвештә чыгару XIX гасырдан алып барыла, чөнки бу Идел алебастр заводлары өчен төп чимал чыганагы була. Шуңа да карамастан, гипс кул белән чыгарыла, шуңа күрә табыла торган чималның күләме сәнәгать дәрәҗәсендә булмый. Гипсны масштаблы чыгару 1911 елдан, механизация чорында башлана.
Гипс сәнәгатьнең күп кенә тармакларында (цемент, химия, кәгазь) кирәк. Аны хәтта авыл хуҗалыгында да кулланалар (туфракны баету өчен).
Кама тамагындагы гипс ятмасы чималның сыйфаты белән аерылып тора. Гадәттә гипска күмер тузаны кушыла, тик бу очракта аның микъдары бик аз, шуңа күрә минералның төсе аклыгы белән аерылып тора.
Совет чорында гипс шахталарыннан 700 мең тоннадан артык чимал чыгарыла, аның бер өлеше чит ил компанияләре тарафыннан сатып алына.
2009 елда Кама тамагындагы гипс штольняларында Россиядә беренче тапкыр ясалма мәгарәләрне өйрәнүгә багышланган җир асты конференциясе уза.
Чыганаклар:
http://komanda-k.ru/Татарстан/гипсовые-штольни-камское-устье