Табигать белеме

Зур наратлык

Зур наратлык

Зур наратлык – ул «Түбән Кама» табигый паркының (1991 елда булдырылган) бер өлеше. Ул Татарстанның Алабуга районында урнашкан. Наратлыкның мәйданы – 6760 га.

Зур наратлык Кама һәм Туйма елгалары арасында урнашкан. Иң зур озынлыгы – 18 км, иң зур киңлеге – 8 км. Массив үскән яссы калкулык Кама елгасына таба кисәк текәләнә, әмма Туйма үзәненә салмак кына күчә.

Каманың уң як ярында сызалар (киң, озынлыкка сузылган, сөзәклекле чокырлар) бик күп: мәсәлән, Бай чокыр, Куралы чокыр, Олы Ерхов чокыры. Зур наратлыкның көньягында дюналар һәм дюна тезмәләре бар.

Бу урында үсемлекләрдән наратлар, ак чыршылар һәм гади чыршылар өстенлек итә, киң яфраклы токымнар – имән һәм юкә дә бар. Биредә төньяк йогырты, каурыйсыман кыска сабак, Альп тукранбашы, төкле миләүшә, кансыл-кызыл яран кебек урман-дала үләннәре һәм нарат җиләге, караҗиләк, ике яфраклы май чәчәге, төньяк Линней үләне кебек тайга үсемлекләре дә үсә.

Кама яры буенда борынгы флора һәм диңгез фаунасының эзләрен саклаган известьташлар табыла.

Зур наратлык үзенең пейзажлары белән танылган. Аларның кайберләрен И.И. Шишкин сурәтләгән: «Камадагы ак чыршы урманы» (1877), «Урман киңлекләре» (1884), «Нарат урманында иртә» (1884).


Чыганаклар:

https://nkama-park.ru/index/0-3

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/bolshoj-bor