Тарих

ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ

ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ (Идел буе Болгары, Идел-Чулман буе Болгар дәүләте), (X йөз башы– 1236) төрки феодаль дәүләт. Болгарларның VII йөз ахырында Урта Донның уңъяк яры буйларыннан Идел буена күчеп килүләре нәтиҗәсендә барлыкка килә. Баштарак Идел буендагы Самара Дугасыннан Чулман тамагына кадәрге территорияне биләгәннәр. Тора-бара болгарлар балт-славян кабиләләрен: бәрәнҗәрләрне, барсиллар, суарлар, әсәгелләр, биләрләрне буйсындыралар, соңрак аның составына угыз-бәҗәнәк һәм кыпчак кабиләләренең, шулай ук күрше халыкларның (бортаслар, маҗарлар, муромлылар) аерым төркемнәре керә. Дәүләт оешу барышында болгарларның Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге этносәяси берләшмәсе көчлерәк булып чыга, ул X йөзнең 1 нче яртысында Болгар һәм Суар әмирлекләрен төзи. XI йөз башында көнбатышта Ука-Зөя елгалары аралыгыннан, көнчыгышта Көньяк Уралга, көньякта Сура буйларыннан һәм Самара Дугасыннан төньякта Чулман алды төбәгенә кадәр җәелгән территорияләрне били. XII йөздә Югары Чулман буена һәм үзәге Саксин шәһәре булган Түбән Идел буена кадәр киңәйтелә. 922 елда дипломатик танылуга ирешә - ул Багдад хәлифәлеге белән илчеләр алмаша.

Болгар идарәчеләреннән

  • Шилки
  • Алмас (Алмыш)
  • Микаил бине Җәгъфәр
  • Микаил бине Әхмәд
  • Абдуллаһ бине Микаил
  • Талиб бине Әхмәд
  • Мөэмин бине Әхмәд
  • Мөэмин бине Хәсән
  • Абдрахман бине Мөэмин
  • Әбү Исхак Ибраһим бине Мөхәммәд исемнәре билгеле.

Алар X йөз башында илтәбәр, X йөз уртасыннан әмир титулы йөртәләр һәм тулы хокуклы идарәчеләр булалар, аларның исеме (хәлифәдән соң) көн саен укыла торган догада (хөтбәдә) искә алына, алар дәүләт сәясәтен билгелиләр һәм үз акчаларын сугалар. Халыкның төп массасы ирекле авыл җәмәгате әгъзаларыннан һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән (һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр) - дәүләт казнасына йорт башыннан салым түләүче ясаклы кешеләрдән тора.

Болгарлар игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, кәсепчелек (затлы мехлы җәнлек аулау, чолыкчылык), һөнәрчелек (тимер һәм бронзадан, сөяктән, пыяладан әйберләр эшләү, агач эшкәртү, чүлмәкчелек, зәргәрчелек), сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Төп сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре Болгар (Ага Базар бистәсе белән), Биләр, Суар, Җүкәтау, Ашлы шәһәрләре була, моны табылган тәңкәләр, төрле илләрдән китерелгән әйберләр дәлилли. Русь, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европаның башка илләре, Кавказ арты һәм Кара диңгез буендагы дәүләтләр белән актив сәүдә эшләре алып бара. Читкә кыйммәтле мех, тире, күн, ашлык, бал һәм балавыз чыгарыла, читтән бизәнү әйберләре, аш тәмләткечләр, ефәк, корал, көмеш (IX–X йөзләрдә), гәрәбә кертелә. Сәүдәдән алынган салым (дисәтинә, ягъни уннан бер өлеш) казнаны баету чараларының берсебула.

Язма һәм археологик чыганаклар буенча 150 ләп шәһәр (Болгар, Биләр, Богдашкино, Җүкәтау, Суар), 800 дән артык авыл, шулай ук кечерәк шәһәрчек-ныгытма калдыклары билгеле. X йөздә Болгарда һәм Суарда болгар акчалары сугыла. Дәүләт башкаласы X йөз–XII йөзнең 1 нче яртысында – Болгар, XII йөз уртасыннан Биләр була. Күп кенә шәһәрләр ныгытмалар белән эчке һәм тышкы шәһәрләргә бүленеп төзелә (Биләр, Суар, Җүкәтау). Шәһәрләренең күпчелеге утар-кварталлар рәвешендә була. Кайчак шәһәр ныгытмалары артында кәрвансарай корылмалары урнаша. Шәһәрләр күбесенчә агач йортлардан, ярымземлянкалар һәм землянкалардан, шулай ук хуҗалык корылмаларыннан (һөнәрчелек-кәсепчелек остаханәләре, металл эретү һәм чүлмәк яндыру-киптерү мичләре) гыйбарәт була. Алар арасында монументаль архитектура корылмалары – кирпечтән һәм ак таштан салынган җәмәгать биналары (мәчетләр, мунчалар, кәрвансарайлар) һәм төрбәләр аерылып тора. Шәһәрләрнең чокырлар һәм туфрактан өелгән урлар рәвешендәге ныгытмалар системалары була, урлар өстенә төрле конструкциядәге агач диварлар корыла.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине өстенлек итә, ул Идел-Урал төбәгенә X йөзнең 1 нче яртысыннан Төньяк Европа һәм Шәрекъ илләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырылу нәтиҗәсендә үтеп керә башлый. Исламның Идел буенда таралуы Урта Азиядәнвәгазьчеләр килү белән бәйле. Багдад хәлифәсе әл-Моктәдирнең илчелеге булып киткәннән соң (922 ел), ислам дәүләт дине буларак кабул ителә. Баштарак мөселман җәмәгатьләре Болгар, Суар, Биләрдә барлыкка килә. X йөз ахырына илнең барлык халкы диярлек мөселманлаша. Ислам динен кабул итү нәтиҗәсендә аның мәдәни багланышлары Шәрекъ илләренә юнәлдерелә. Ислам Болгар җәмгыятенең рухи тормышына зур йогынты ясый, мәҗүсилек культын хорафатлар буларак кысрыклап чыгара. Анда күп кенә танылган мөселман галимнәре һәм дин белгечләре яши һәм иҗат итә.

Шәһәр тибындагы мәдәният формалаша, төрле диалектларны берләштергән шәһәр сөйләме барлыкка килә. Аның нигезендә болгар әдәби теле формалаша.

Барлык эре җәмәгатьләрдә укырга-язарга һәм дин нигезләренә өйрәтүче мәктәпләр һәм мәдрәсәләр була. Аерым алганда, астрономия, астрология, медицина, дин белеме, хокук, география фәннәре алга китә. Болгар дин галимнәре, фәлсәфәчеләре һәм әдипләреннән: Сөләйман бине Дауд әс-Саксини әс-Сувари, Әбү-л Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари, Борһанетдин Ибраһим бине Йосыф әл-Болгари, Хуҗа Әхмәд әл-Болгари, фармоколог Таҗетдин бине Юныс әл-Болгари исемнәре билгеле. Идел буе Болгар дәүләте чорыннан атаклы әдәби ядкәр – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233 ел) поэмасы сакланган.

Гамәли-бизәлеш сәнгате җирле традицияләр нигезендә, әмма мөселман мәдәниятенең көчле йогынтысы астында үсә. Болгар зәргәрчеләре алтын һәм көмештән алып бакыр һәм кургашка кадәр төрле металлар һәм эретмәләр белән эш иткәннәр, һөнәрчелек техникасы һәм металлны нәфис эшкәртү алымнарын: нәфис кою, чүкү, уеплау, бизәк төшерү, кысып нечкәртү, өсьяпмалау, бөтеркә, бөртекләү һәм, каралту ысулларын кулланганнар. Муенса, көмеш чигә асылмалары, алка, беләзек, йөзек кебек хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре; каеш тагылмалары, тантана-бәйрәмнәрдә кулланылган кораллар, ат дирбиясе, металл савыт-саба, көнкүреш әйберләре, штамплар, көзгеләр эшләгәннәр. Шәрекъ һәм Көнбатыш Европа үрнәкләре нигезендә пыяла ясау, шул исәптән көнкүрештә һәм алхимиядә кулланылучы савыт-саба, тәрәзә пыяласы, муенсалар һәм ялтыравык (сыек пыяла) йөгертелгән керамик савыт-саба ясау алга киткән. Савыт-сабадан алып яктырткычлар, кувшиннар, зур чүлмәк, су һәм азык-төлек саклау өчен метр ярым биеклектәге хумнарга кадәр төрле керамик әйберләр ясау зур үсеш алган.

Болгар дәүләтенең чәчәк атуы, шәһәрләр үсү, гомумболгар теле оешу һәм илнең бөтен территориясендә мөселман тибындагы бердәй рухи һәм матди мәдәният барлыкка килү һәм урнашу нигезендә бердәм этник бергәлек - илнең төп халкын тәшкил иткән болгар халкы формалаша. Болгар составына шулай ук көнчыгыш фин (мордва, мари һәм удмуртларның бабалары), төрки (бәҗәнәкләр, кыпчаклар) һәм угор (маҗарлар) халыклары керә.

Әмир гвардиясеннән һәм төрле өлкәләрдән җыелган, бәкләр җитәкләгән отрядлардан тупланган гаскәрдә 50 мең чамасы сугышчы исәпләнгән. Армиянең төп нигезен хәрби хезмәттәге аксөякләр тәшкил иткән, алар арасыннан хәрби башлыклар сайланган һәм авыр коралланган җайдаклар отрядлары оештырылган. Сугыш хәрәкәтләрендә җәяүлеләр ярдәмче роль уйнаган. Гаскәрләрне йөртү өчен еш кына елга флоты файдаланылган. Оператив-тактик сәнгать үскән: һөҗүм итү сугышларында төп тактика көтмәгәндә ябырылудан, ә һөҗүмне кире кайтарганда актив оборонадан гыйбарәт булган. Ачык кырда сугышканда болгарлар маневрлар кулланганнар, алар дошманны чолгап алганнар.

XI йөздән еш кына күченеп йөргән кыпчаклар һәм йәмәкләр белән бәрелешләр була. XII йөз башында Сура-Зөя елгалары аралыгын күзәтчелектә тота, үз мәнфәгатьләрен яклау максатында рус шәһәрләренә (1088 елда Муромга, 1107 елда Суздальга) яу белән бара. Юрий Долгорукий (1125–1157 еллар) идарә итәргә керешкәч, рус кенәзләре Идел буена зур яулар белән бара башлыйлар. Болгарлар аларның һөҗүменә каршы Идел буйлап рус шәһәрләренә (мәсәлән, 1152 елда Костромага) яулар оештыралар. Берләшкән рус кенәзләренең Биләргә яу белән килүе (1183 ел) аеруча зур колач җәя. Мордва җирләрендә сугышлар алып бару һәм һөҗүмнәр ясау нәтиҗәсендә, Владимир-Суздаль кенәзләре Югары Ука буйларын яулыйлар. Русларның Чулман буендагы активлыгына җавап йөзеннән, болгарлар Устюг шәһәрен кулга төшерәләр һәм яндыралар (1218 ел), ә рус кенәзләре Ашлыны штурм белән алалар (1220 ел). XIII йөзнең 2 нче чирегендә берничә тапкыр монгол ханнары белән сугыша. 1229 һәм 1232 елларда монголларны илнең төп үзәкләренә керүдән туктатып кала. 1236–1237 елларда монголларның Батый хан җитәкчелегендәге берләштерелгән гаскәрләре тарафыннан басып алына. Идел буе Болгар дәүләте Җүчи олысы (Алтын Урда) составына керә, ә Болгар шәһәре Батый ханның беренче хәрби ставкасы була. XIII йөз ахыры–IV йөз башында Болгар берничә әмирлеккә - Болгар бәклеге, Җүкәтау бәклеге, Казан бәклеге, Кашан бәклегенә таркала.