Тарих

БАТЫЙ ХАН

БАТЫЙ ХАН (Бату, Саин хан) (1207 ел тирәсе–1256 ел), монгол җиһангиры, Алтын Урда дәүләтен нигезләүче. Чыңгыз хан оныгы, Җүчи улы. 1227 елда атасының олысы аңа мирас булып кала. 1227 һәм 1229 елларда узган Бөтенмонгол корылтаенда Көнчыгыш Европа тарафына яу белән барачак гаскәр башлыгы буларак раслана. 1229 елда Батый хан гаскәрләре Көньяк Урал белән Идел аръягы төбәкләренә бәреп керә. 1236–1237 елларда гаскәр кыпчакларны буйсындыра, Саксинны, Идел буе Болгар дәүләтен (1237 ел), төньяк-көнчыгыштагы һәм көньяк-көнбатыштагы рус кенәзлекләрен яулап ала (1237–1240 еллар); аннары Венгрия, Польша, Чехия, Болгария җирләренә басып керә (1240–1242 еллар). 1241 ел ахырында Идел буена әйләнеп кайта. Ул Чыңгыз нәселенең иң күренекле идарәчесе санала. 1242–1256 елларда ул Җүчи олысының Җаек елгасыннан Көнбатышка кадәрге өлеше идарәчесе була. Болгар шәһәрендә торып идарә итә, шунда Җүчиләрнең беренче акчаларын суктыра. XIIIйөзнең урталарыннан Иделнең түбән агымында Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай әл-Мәхрусә шәһәрен төзетә. Һөнәрчелек үсешенә һәм сәүдәгә, Идел буе төбәкләрендә шәһәрләр төзелешенә зур әһәмият бирә. Алтын Урданың мөстәкыйль һәм көчле дәүләт булып ныгуына төпле нигез салына.

Мәкаләдәге сылтамалар